Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан җирлекләрдән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлешен өйрәнү буенча күчмә чара уздырылды. Вәкаләтләр 2016 елдан Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда Түбән Кама, Кама Тамагы районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән дәүләт хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта, ТР Дәүләт юридик бюросында һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоны эшли.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Баулы, Балтач һәм Бөгелмә муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул иттеләр.
Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында “Тормыш ситуацияләре” сервислары үсештә. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына җәмәгать судьяларына процессуаль документларны Россия Федерациясенең Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тапшыру мөмкинлеге турында искә төшерә.
Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар “Мәгълүмати икътисад” илкүләм проекты буенча үсә.
Дәүләт хезмәтләре порталында “Тормыш ситуацияләре” сервислары үсеш ала. Хәзер Татарстан халкы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында Дәүләт юридик бюросы хезмәтләреннән файдалана ала. Бу түләүсез юридик ярдәм алу процедурасын шактый гадиләштерә һәм мошенниклык очракларын булдырмауга ярдәм итә.
Бүген без Ватаныбызны саклаучыларның барысын да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!
Министрлыкта Казанның җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Милли музее филиалы булган “Юстиция тарихы” музей-мәгариф үзәгендә “... и моя секира!” дип аталган күргәзмә ачылды. Ватанны саклаучылар көненә багышланган әлеге күргәзмә килүчеләрне безнең эрага кадәр V меңъеллыктан башлап төрле кораллар коллекциясе белән таныштыра.
Татарстанда хәзер кәгазь документлар урынына MАХ мессенджеры аша цифрлы ID кулланырга мөмкин. Цифрлы ID ны тоташтырып, яшегезне, ташламалы статусыгызны раслый аласыз, төп документларга да электрон рәвештә һәрчак кереп булачак - паспорттан алып машина йөртү таныклыгына кадәр гел кул астында дигән сүз. Үзең белән документларның оригиналларын йөртү дә кирәк түгел. Цифрлы ID тоташтыру өчен MAX мессенджерын кую һәм Дәүләт хезмәтләре аша авторизация узу да җитә.