ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
2007 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 253 номерлы Федераль законга кул куйды. Әлеге Федераль закон “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закондагы ачык урыннарны, аерым алганда депутатның, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затының социаль гарантияләрен билгеләүдәге ачык урыннарны бетерүгә юнәлтелгән.

14
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиця министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда 9 закон проекты карап тикшерелде:
Элек хәбәр ителгәнчә, 2007 елның 26 октябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы 2007 елның 18 октябрендә Дәүләт Думасы кабул иткән "Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын төзү ьәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон хупланды.
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә чыгыш ясады, анда квалификация күтәрү курсларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының территориаль бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары укый. С.Н.Столяров чыгышының темасы Россия хокук системасын гомумән алганда һәм Россия законнарын аерым алганда җайга салу иде.

13
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган “Халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау турында” закон проектын эшләү буенча эшче төркем утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Республика килешүе проекты хакында кичә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе утырышында фикер алыштылар.
2007 елның 7 ноябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы “Россия Федерациясе Граждан кодексының өченче өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул итте.

12
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
2007 елның 9 ноябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан “Җир кишәрлекләренә варисларның хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үтте:
Җирле үзидарә органнары белән багланышлар булдыруда ТР Юстиция министрлыгы, муниципаль районнарның һәм алар составына керүче җирлекләрнең статусларын һәм чикләрен билгеләү турында гамәлдәге Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында тиешле Татарстан Республикасы законнары проектларын әзерләүне дә кертеп, муниципаль берәмлекләрнең чикләренә тасвирлама буенча кирәкле документларны әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International