Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә чыгыш ясады, анда квалификация күтәрү курсларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының территориаль бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары укый. С.Н.Столяров чыгышының темасы Россия хокук системасын гомумән алганда һәм Россия законнарын аерым алганда җайга салу иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасындагы Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Республика килешүе проекты хакында кичә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Республика өчьяклы комиссиясе утырышында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.ТР Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров киңәшмәдә 2006-2008 елларда Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Республика программасының һәм 2006-2008 елларда Татарстан Республикасында административ үзгәртеп кору үткәрүнең республика программасының үтәлеше турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, анда 2007 елда Татарстан Республикасының максатчан программалары үтәлеше буенча министрлыклар эшенә тулы анализ бирелде.