Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Профсозлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы һәм 2008 елга якларның йөкләмәләре турында республика килешүенә кул куелды.
Татарстан Республикасы Югары судында “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы ТР Законының аерым нигезләмәләрен федераль законнарга каршы килә дип тану турында Татарстан Республикасы Прокуроры гаризасы буенча эш карап тикшерелде. Суд тикшерүендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле сыйфатында ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
2007 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.9 һәм 3.6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Президенты юлламасын әзерләү мәсьәләсе буенча оператив киңәшмә булды, аны ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булды, аның эшендә Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Казан шәһәренең район судлары һәм Татарстан Республикасының шәһәр судлары вәкилләре кичә ТР Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары саны арту белән бәйле оештыру мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелдылар.