ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2007 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үтте:
Бу елның октябрь ахырында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законына һәм Россия Федерациясе Граждан кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” 234-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Әлеге норматив акт белән кертелә торган үзгәрешләр граждан хокук мөнәсәбәтләрендәге иң әһәмиятле өлкәсенә - сату-алуга кагыла.
Кулланучыларга бирелә торган кредитларның киң колач ала баруына бәйле, хәзер гражданга кредит биргәндә кредитның күләме, түләнергә тиешле тулы суммасы турында мәгълүмат һәм әлеге сумманы түләп бетерү графигы бирелергә тиеш. Техник ягы катлаулы товарларда кимчелекләр ачыкланганда, кулланучының хокуклары киңәйтелгән. Мондый хәлдә кулланучы сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләгән сумманы кайтаруларын яисә товарны алыштыруларын таләп итәргә хокуклы. Күрсәтелгән таләпләр кулланучыга мондый товарны биргән көннән соң 15 көн эчендә белдерелергә мөмкин. Элегрәк кулланучы техник ягы катлаулы товарны алыштыруны бары тик сизелерлек кимчелекләр ачыкланган очракта гына таләп итәргә хокуклы иде.

22
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Казан” ММҮдә “Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә хәзерге замандагы тел процесслары: телләр турында законнарның эшләве” дигән “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителүнең 15 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.
ТР Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренең багланышлары турында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышында сөйләделәр, ул бүген ТР Министрлар Кабинетында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашты.
Республикада 9-11 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район хокук олимпиадалары старт ала. 2008 ел башында Мәктәп укучылары өчен республика хокук олимпиадасын үткәрү күз алдында тотыла.

21
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
“Шәхси мәгълүматларның мәгълүмати системаларын эшкәрткәндә Шәхси мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында нигезләмәне раслау хакында” 2007 елның 17 ноябрендә 781 номерлы РФ Хөкүмәте карары кабул ителде.
2007 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законына кул куйды. Аның нигезендә Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Минзәлә районнарында җәмәгать судьяларының саны арттырыла.
2007 елның 19-20 ноябрендә Казанда “Кеше хокукларын саклау мониторингы: гражданнар хокукларын яклауда дәүләт органнарының һәм хөкүмәтнеке булмаган хокук саклау оешмаларының тоткан урыны” темасына Халыкара конференция узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов катнашты.

20
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе
Хакимият органнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе - наркотик чаралар һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору. Халыкның наркотиклар куллануына каршы көрәшнең төп аспектларының берсе булып наркотикларны медицинадан тыш куллануга юл куючы затларны вакытында ачыклау буенча чаралар күрү тора.
 “Россия Федерациясе Федераль Җыенының бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларына сайлауларда тавыш бирү бюллетене текстын раслау турында” 2007 елның 6 ноябрендәге 53/447-5 номерлы РФ Үзәк сайлау комиссиясе карары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International