ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре һәр өч ел саен үзләренең квалификацияләрен күтәрергә тиеш. Закон таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ел саен үзенең белгечләрен квалификация күтәрү буенча курсларда уку өчен Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренең һөнәри яктан яңадан әзерләү институтларына җибәрә.

28
ноябрь, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген юстиция министры М.М.Корманов Балык Бистәсе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды, анда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы сессиясе үтте.
Көн тәртибенә район бюджетындагы үзгәрешләр, муниципаль берәмлек уставына һәм муниципаль районның финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәгә өстәмәләр белән бәйле оештыру мәсьәләләре куелган иде. Моннан тыш, “ТР Балык Бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы турында” Нигезләмә кабул ителде. Кертелгән үзгәрешләр гамәлдәге федераль һәм республика законнарына туры китерү белән бәйле.
Кичә, 2007 елның 27 ноябрендә юстиция министры ярдәмчесе М.Х.Хәсәнов Эрмитаж-Казан үзәгендә узган “БКС — “Хәләл” фонды” акцияләрнең ачык пайлы инвестиция фондын төзүгә багышланган конференция эшендә катнашты. Яңа ПИФ күмәк россия инвестицияләр базарында уникаль продукт булачак. Фонд мөселман инвесторлары өчен күздә тотыла, алар үзләренең акча чаралары бары тик Исламда рөхсәт ителгән финанс инструментларына гына юнәлүенә исәп тота алалар.
27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Югары Судында граждан Р.Г.Азизова гаризасы буенча “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2007 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча чаралар күрү һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында” 2007 елның 2 августындагы 366 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына ризасызлык белдерү турында эш буенча суд утырышы булды.

27
ноябрь, 2007 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләренең 2007 елның 10 аена эш йомгаклары һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2006-2007 елга карарлары үтәлеше турында бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең эш утырышында сөйләштеләр, ул ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә үтте .
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Балык Бистәсе муниципаль районында эш сәфәрендә булып кайтты, анда район башлыгы Е.В.Лылов катнашында Бетьково авыл җирлегендә авыл халкы белән очрашты.
Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары бердәм банкы бүлегендә “Дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс үткәрү турында” 2007 елның 16 октябрендәге 13 номерлы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы теркәлде һәм дәүләт реестрына кертелде (теркәү номеры 314).

26
ноябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә катнашты.
Көндезге бюджет бүлекләре студентлары якын киләчәктә ата-аналарыннан финанс яктан бәйсез була алачаклар. ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасына аларга социаль мәгариф кредитына хокук бирүче закон проекты кертелде.

24
ноябрь, 2007 ел
шимбә
Соңгы вакытта Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнары чит илгә чыгу (ял итү, дәвалану һәм уку өчен) популярлаша бару белән бәйле Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданнарының Россия территориясе һәм аннан читтә хәрәкәт итүләренең тәртибе нинди соң һәм бу очракта нинди норматив хокукый актларга таянырга кирәк дигән сораулар туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International