ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2007 ел
сишәмбе
2007 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга Министрлыкның конкурс комиссиясе утырышы булды.

4
июнь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз икенче утырышын чакыру мәсьәләсенә һәм әлеге сессиягә каралышка кертелә торган мәсьәләләргә багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты.
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов Кремльдә узган Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышында катнашты. ТР Иминлек советы көн үзәгендәге мәсьәлә “Татарстан Республикасы Нефть-газ-химия комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру барышы турында” иде.

2
июнь, 2007 ел
шимбә
Чалла шәһәрендә эш сәфәрендә булган юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге администрациясе башлыгы урынбасары Ф.И.Андреева белән бергә Чаллыда теркәүгә алуга кадәр әзерлек үзәге оештыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.

1
июнь, 2007 ел
җомга
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге” Дәүләт учреждениесе министрлыкларның ведомство карамагындагы оешмаларын Татарстан Республикасы Телекоммуникацияләренең дәүләт интеграллаштырылган системасына тоташтыруны оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүмат һәм компьютерлар челтәре бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.

31
май, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында “Татарстан Республикасында ваклап сату базарларын оештыру хокукына рөхсәт бирергә вәкаләтле җирле үзидарә органнарын билгеләү турында” һәм “Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә дәүләт матди ресурсларын һәм дәүләт субсидияләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары буенча докладлар белән чыгыш ясады.
2007 елның 30-31 маенда Мәскәүдә Медицина хокукы буенча III Бөтенроссия съезды (Милли конгресс) булды, ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, Россия медицина фәннәре академиясе, Россия юристлар союзы, И.М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина академиясе булышлыгында үтте. Утырышка Россия Федерациясе субъектларының яртысыннан артык катнашучылардан тыш Белоруссия, Молдова, Балтик илләре һәм Украинадан вәкилләр чакырылган иде.

30
май, 2007 ел
чәршәмбе
Бүген ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Казан Кремленең Герблы залында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рәсми символларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклык бирү тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР юстиция министры урынбасары – ТР ЮМның Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының II съездында катнашты.

29
май, 2007 ел
сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булып кайтты. Мидхәт Мәзгутович Зәй муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе М.С.Хуҗин белән бергә Зәй шәһәре һәм Зәй районы җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International