“Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән 131-ФЗ номерлы Федераль законны һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендә кабул ителгән 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары җыентыгы” басылып чыкты. Җыентык басмага Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә оганнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков җитәкчелегендә ТР Юстиция министрлыгы белгечләре тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында багланышлар оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары А.Р.Хәбибуллин катнашында әзерләнгән.
Кичә «Татмедиа» Татарстан Республикасы массакүләм коммуникацияләр агентлыгында социаль рекламаны законнарда җайга салуны камилләштерү мәсьәләсенә багышланган “түгәрәк өстәл” булды, анда журналистлар һәм республика министрлыклары вәкилләре чакырылган иде. Мәсьәлә турында фикер алышуда Министрлыкның закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И.А.Гомзик катнашты. Сүз мохтаҗ кешеләргә ярдәм чарасы буларак социаль реклама турында барды.