Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышында катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының утырышлар залында үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокукый мәcьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышы булды. Көн кадагына берничә закон проектын карап тикшерү куелган иде.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәткәрләре квалификация күтәрү хокукына һәм әлеге хокукны гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия.