Республика халкына махсус хәрби операциядә катнашучыларга хәрби-табиб комиссмясе һәм дәвалану, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең түләүләр алулары, уллыкка алу, шулай ук гаилә һәм торак законнары буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
2024 елның 1 мартында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 9-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов республикада кешеләр җирле үзидарә органнары актлары белән таныша алсыннар өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Министр урынбасары сүзләренчә, норматив хокукый актлар -иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп институты.
2024 елның 1 мартында түләүсез юридик ярдәм турында республика законына төзәтмәләр үз көченә керде. Аерым алганда, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучылар арасына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кертелгән, ул үз компетенциясе чикләрендә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.
2024 елның 1 мартында “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 11-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкта һәм республика җәмәгать судьялары аппаратларында коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен ышаныч телефоны эшли: (843) 222-60-30.
Бүген Юстиция министрлыгының беренчел профсоюз оешмасы әгъзаларының еллык хисап җыелышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, ведомство карамагындагы учреждениеләр вәкилләре, шулай ук Юстиция министрлыгының Ветераннар советы әгъзалары катнашты.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды.
Татарстан дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәтхуллин район прокуратурасы, республика ведомстволары һәм министрлыклары, шулай ук адвокатура һәм нотариат вәкилләре белән бергә республиканың Буа районында гражданнарны күчмә кабул итте.
2024 елның 26 февралендә «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» № 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.