2021 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында түбәндәге вакантлы вазыйфаларга конкурс игълан ителде
Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре утырышын үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Юстиция кварталы" төзелеше территориясендә Россия юстициясенең беренче министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачу тантанасында катнашты һәм Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәген урнаштыру өчен билгеләнгән модель объекты турында сөйләде.
ТР Юстиция министрлыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен «Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш» темасы буенча видеоконференцэлемтә режимында лекция узды.
ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов видеоконференцэлемтә режимында республиканың Чүпрәле районында яшәүче гражданнарны кабул итте.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча бердәм кабул итү көнендә катнашты.
Белем бирү чараларын уздыру кысаларында ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин КФУ юридик факультетының беренче курс студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт урынында үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
2021 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында» 2011 елның 20 маендагы 26-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән экспертларның норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча республика конкурсы буенча узган брифингта катнашты.