Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов һәм бүлекнең әйдәп баручы белгеч – эксперты Лилия Шакирова түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең дәүләт системасында катнашучылар белән «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшләү» темасына укыту семинары үткәрделәр.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бүген ТР Дәүләт Советында республиканың җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.
2021 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр алып бару бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм әйдәп баручы советнигы вазыйфаларына кадрлар резервына кертүгә конкурслар уздырылды.
2021 елның 10 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы Координация советы утырышында катнашты, анда муниципаль нормалар иҗатының сыйфатын күтәрү турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда узган бердәм кабул итү көнендә катнаштылар.
2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.