РФ Югары Судының 2020 елның 8 апрелендәге 821 номерлы карары белән коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, 2020 елның 30 апреленә кадәр республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхсән кабул итү туктатылды, шулай ук процессларда катнашмаучылардан файдалану мөмкинлеге чикләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган елның августында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен карарларны электрон формада кабул итү мөмкинлеге булдырылды.
Коронавирус инфекциясеең алга таба таралышына юл куймау максатыннан чаралар күрүгә бәйле рвештә гражданнарны Юстиция министрлыгында кабул итү читтән торып эшләү режимында башкарылачак.
2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.
2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен һәм торак өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләрне торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео аша кабул итте.
Коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, РФ Югары Суды карары белән республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхси кабул итү туктатыла, шулай ук суд процессларында катнашмаучыларга биналарга керү чикләнә.
2020 елның 19 мартында министрлык мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең "Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза" программасы буенча быел беренче ике көнлек стажировкасы башланды.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау районының Бикнарат авылында яшәүче Бариева Гасимә Хәбибулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
2020 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.
Бүген Нурлат шәһәрендә масштаблы капиталь ремонт үткәргәннән соң җәмәгать судьялары бинасын карадылар.