ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Сезне Халыкара өлкәннәр көне – олы тормыш юлы үткән кешеләрне хөрмәтләү символы булган бәйрәм белән котлыйм!


29
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

Бүген Әнәс Гатауллин рәислегендә Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды, аның эшендә юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Заһидуллин катнашты.


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

1920 елның 28 сентябре - республикабыз тарихында мөһим дата, чөнки бу көнне Татарстан Республикасы Халык Комиссарлары Советын раслау турында беркетмә кабул ителә. Бу көн шулай ук республика Хөкүмәтенең рәсми оешу көне дип санала.


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлмәт һәм Лениногорск муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештыра.

Катнашучылар исемлеге «Җирле үзидарә» өстәмә битендә «Үз һөнәрендә  иң яхшысы» исеменә конкурс» бүлегендә «Үз һөнәрендә  иң яхшысы - 2020» бүлекчәсендә урнаштырылган.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Заһидуллин рәислегендә «2020 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча эше турында» коллегия утырышы узды.

Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов бүген республиканың дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү» темасына квалификация күтәрү курсларын ачуда катнашты.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы була

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

 1. Министрлыкның 2015-2023 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программасының 2020 елның I яртыеллыгында үтәлеше турында.

2. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының дәүләт хезмәткәрләренең сатып алуларны тормышка ашырганда шәхси кызыксынучанлыкларын ачыклау буенча методик рекомендацияләре турында.

3. 2020 елның I кварталында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтү турында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International