2020 елның 25 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен һәм торак өлкәсендә эшләүче җаваплы белгечләрне торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видео аша кабул итте.
Коронавирус таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә, РФ Югары Суды карары белән республиканың җәмәгать судьялары участокларында гражданнарны шәхси кабул итү туктатыла, шулай ук суд процессларында катнашмаучыларга биналарга керү чикләнә.
2020 елның 19 мартында министрлык мәйданында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең "Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза" программасы буенча быел беренче ике көнлек стажировкасы башланды.
Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Биектау районының Бикнарат авылында яшәүче Бариева Гасимә Хәбибулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады.
2020 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.
Бүген Нурлат шәһәрендә масштаблы капиталь ремонт үткәргәннән соң җәмәгать судьялары бинасын карадылар.
2020 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына - җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы утырышында катнашты.
2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектларын тәкъдим итте.