2018 елның 22 февралендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча район (шәһәр) судлары рәисләре, рәис урынбасарлары һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашындагы киңәшмәсе узды. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалып, агымдагы елга планнар билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторР.З.Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкечесе А.А.Сәфәров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, район (шәһәр) судлары рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Профессиясендә иң яхшысы” конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды:
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә — Матиевский Евгений Владимировичка (Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 4 нче суд участогы);
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә — Михайлова Валерия Васильевнага (Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 4 нче суд участогы);
“Иң яхшы 2 разрядлы белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә — Сәгыйтова Алсу Алик кызына (Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 1 нче, 2 нче суд участоклары);
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече” номинациясендә — Дрягалкина Резеда Илгизәр кызына (Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогы).
Конкурс нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшли торган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен арттыру, шулай ук җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәре дәрәҗәсен арттыру максатыннан ел саен уздырыла.
Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләре белән котлый һәм алга таба да һөнәри уңышларга ирешүләрен тели!
2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан җир законнары, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, эшкә урнашу мәсьәләләренә, пенсия билгеләнеше, җир кишәрлеген тиешенчә файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тартылу буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары И.Г.Ибраһимов һәм районның җирле үзидарәләренең җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды
2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов “Татарстан радиосы” ДТРК “Туры эфир” радиотапшыруында катнашты. Радиотапшыру барышында гражданнарга хокукый характердагы аңлатмалар бирелде һәм Россия Федерациясе законнарындагы үзгәрешләр аңлатылды. Тыңлаучыларда мирас хокукына: мирас алу нигезләренә, мирас ачуга, мирас калдырылырга мөмкин булган затларга кагылышлы нигезләмәләр аеруча кызыксыну уятты
2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры парламентарийларга “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” 2005 елның 6 апрелендәге 64-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына төзәтмәләрне тәкъдим итте.
Закон проекты тарафыннан башкарма хакимиятнең республика органнарының кеше һәм гражданинның хокукларына, ирегенә һәм йөкләмәләренә кагылышлы булган яки оешманың хокукый статусын билгели яки бу законның гамәлдәге редакциясендә әйтелгәнчә, ведомствоара характерда булган норматив актларына гына түгел, ә норматив характерда булган барлык актларына мөнәсәбәттә аларны дәүләт теркәвенә алуны кертү карала.
Моннан тыш Законның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын Татарстан Республикасының норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыруга һәм алып баруга вәкаләтле Татарстан Республикасының башкарма органы буларак билгеләү өлешендәге нигезләмәләренә дә, “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 2002 елның 8 маендагы 352-ПУ номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указының үз көчен югалткан дип танылуы сәбәпле, төзәтмәләр кертелгән.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 43 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты өч укылышта кабул ителде
2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру хокукына ия булган бәйсез экспертлар өчен оештырылган семинарда катнашты.
А.Г.Галимов норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруның актуаль мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.
Чыгышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов тарафыннан коррупциягә каршы уздырыла торган экспертизаларның сыйфатына, эксперт бәяләмәләрен әзерләү эшен яхшыртуга, шулай ук бәйсез экспертларның активлыкларын арттыруга, коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыруга мөмкин булганча күбрәк гражданнарны һәм оешмаларны тартуга игътибар ителде.
Семинар кысаларында шулай ук Татарстан Республикасында, алар буенча иҗтимагый фикер алышу һәм аларга коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру максатыннан республикада эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын урнаштыру өчен бердәм төбәк интернет-порталын оештыру буенча Татарстан Республикасында башкарыла торган эш турында да белдерделәр.
2018 елның 19 февралендә “Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулу”га багышланган юбилей кичәсе узды. Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин чарада сәламләү чыгышы ясады, шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсенә зур өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының башкарма хакимият һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләренә ведомство бүләкләрен тапшырды
2018 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Тукай районы суд районнарының җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексында эшләү буенча белем бирү семинары узды.
2018 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасының судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.
Көн тәртибендәге Татарстан Республикасы судларының Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Хөрмәтле республика халкы!
Бу елда Татарстанның без бергәләп эшләгән Стратегия-2030 документына 3 ел тула. Стратегияне раслау турындагы Закон нигезендә (2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ номерлы закон) аңа 3 ел саен төзәтмәләр кертелеп торырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның боерыгы нигезендә Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү эше бара. Беренче чиратта ул Россия Федерациясенең 2035 елга кадәрге үсеше сратегиясенә туры килергә, шулай ук анда алга баручы цифрлы икътсадның үсә баручы технологияләре дә исәпкә алынырга тиеш.
Азакта республиканың алга таба үсешенә ориентирларны тулы итеп билгеләгән документ алыр өчен безгә бу эштә кызыксынган барлык якларның да катнашулары кирәк.
Владимир Владимирович Путин 2008 елда Дәүләт Советының “Россиянең 2020 елга кадәрге үсеше стратегиясе” киңәйтелгән утырышында әйткәнчә, “безнең еракка исәпләнгән ориентирлар бар кешегә дә аңлаешлы булырга, ил гражданнары тарафыннан хупанырга тиеш”.
Шуңа күрә безгә Сезнең фикер бик мөһим. Республикада яшәүче һәр кешегә киләчәкне билгеләү эшендә катнашу мөмкинлеге бирелә.
Моның өчен “Стратегии-2030” (tatarstan2030.ru) сайтына кереп, “Стратегия буенча фикер алышуда катнаш” бүлегендә үз фикерләрегезне калдырырга кирәк.
Уртак эшчәнлек яңа карарларны гамәлгә ашырырга һәм Татарстан Республикасының көндәшлеккә каршы тора алучанлыгын күтәрергә ярдәм итәчәк.
2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексы һәм җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисапны формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Семинарда төп докладчы буларак “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ мәгълүмати технологияләрне алга этәрү департаментының әйдәп баручы консультанты А.А.Щербаков чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы А.Т.Ибраһимов, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р.Сәгыйтова, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлегеең баш белгече Э.Ш.Идиятуллина, министрлык бүлекләре башлыклары А.Г.Сафин һәм А.В.Назарова катнаштылар.
Белем бирү семинарында суд эшчәнлеге процессын автоматлаштыра торган “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр турында, статистик хисап формалаштыру мәсьәләләренә кагылышлы кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алыштылар.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшен оештыру мәсьәләләренә дә кагылып узды