2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
Министрлыкның 17 хезмәткәре министр Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Матюшино урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.
Акция илнең төп байлыгының берсе булган урманга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, урманчы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклауга, арттыруга, торгызуга тарту максатыннан уздырыла.
2018 елның 26 апрель һәм 3 май көннәрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
Конкурста 27 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:
Сәгъдиева Альмира Гаязетдин кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Кәлимуллина Гүзәл Якуб кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Орлова Регина Андреевна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Хәбибуллина Рушана Гыйният кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Пензенская Елена Германовна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Ахунова Гүзәл Айдар кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Фатыйхова Регина Фәнис кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Крючкова Анастасия Владимировна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гарифҗанова Гүзәл Рифат кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Сабирова Земфира Ягъфәр кызы Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 6 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Семенушкина Светлана Валентиновна Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Рәхмәтуллина Кристина Андреевна Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 14 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Абдрахманова Ләйсән Әсхәт кызы Татарстан Республикасы Әлки суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Мөхәммәтҗанова Айгөл Ринат кызы Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Мәрдегалләмова Гүзәл Марсель кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Фролова Анастасия Владиславовна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Яковлева Алия Рәфикъ кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Мәрданова Рушания Камил кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Сәетова Фәния Фирдүс кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Темникова Анна Борисовна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Смаль Елена Юрьевна, Солянова Вероника Хәмитовна, Аксенова Альбина Альбертовна, Мәрданова Рушания Камилевна, Перунова Динара Маратовна.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар.
2018 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясау буенча жюри утырышы узды. Конкурслар министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында узды.
Конкурслар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 10 апрелендәге 809-р карарын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру планы кысаларында уздырыла.
Конкурс үсеп килүче буында Совет халкының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгына горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихы белән кызыксыну уяту, шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен ачу максатыннан уздырыла.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча 8 яшькә кадәрге балалар арасында иң яхшы рәсем өчен урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Салихова Сафия Фәнис кызы, 7 яшь,
2 урыны – Кочергин Ярослав Руслан улы, 6 лет, Шигабиева Элина Ильдар кызы, 8 лет, Муфахарова Рания Рунар кызы, 5 лет - бүлештеләр,
3 урын – Воробьёв Виталий Антонович, 6 яшь,
9 яшьтән 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә:
1 урын – Салихов Самир Фәнис улы, 10 яшь,
2 урын – Тютикова Елизавета Викторовна, 9 яшь,
3 урын – Калинина Милена Айрат кызы, 9 яшь,
14 яшьтән 17 яшькәчә:
1 урын – Гатиятуллина Адилә Рафис кызы, 14 яшь.
10 яшькә кадәрге яшь шигырь укучылар арасында урыннар түбәндәгечә бирелде :
1 урын – Марточкина Владислава Дмитриевна, 7 яшь,
2 урын – Минапов Кәрим Фәһим улы, 6 яшь,
3 урын – Вәлиева Гөлназ Хәсән кызы, 8 яшь,
10 яшьтән 17 яшькәчә:
1 урын – Насыйбуллин Роман Дамир улы, 11 яшь,
2 урын – Кляпышева Дарья Сергеевна, 10 яшь,
3 урын - Вахитов Айзат Азат улы, 14 яшь.
Призлы урыннарны алучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Катнашучыларның барысы да конкурсларда актив катнашулары, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирамнары һәм Ватаннарына булган хөрмәтләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз комитетның рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.
Конкурсларда 50 бала катнашты.
1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәме якынлашкан көннәрдә “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2018 елның 27 нче апрелендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе социаль иминләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе комитеты вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.
Ветераннарны кызыксындырган сораулар аерым алганда җир һәм торак законнарына, социаль һәм пенсия тәэмин ителешенә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача хокукый консультация бирү, хокукый характердагы документлар төзүдә ярдәм рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
2018 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эшче төркем җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 6 апрелендәге 420 номерлы карары белән расланган “Җинаять- башкару системасын үстерү (2017 – 2025 еллар)” федераль максатчан программасы кысаларында бүлеп бирелә торган акчаларны үзләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган кунакларга Татарстан Республикасы икътисадына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга заявка бирелгән һәм расланган акчаларны ачыклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Суд эшләрен әзерләү һәм алып баруның гамәли мәсьәләләре” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеоконференцэлемтә режимында кабул итү чарасы узды.
Муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Сафина, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының хокукый идарә башлыгы З.З.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Т.Р.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Ш.Ю.Фәйзетдинов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы советнигы О.А.Сазонова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең баш белгече А.В.Әхмәтвәлиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.Н.Ханеня җавап бирделәр.
Барлык мәсьәләләр буенча да тулы аңлатмалар, гамәли һәм методик күрсәтмәләр бирелде.
Чара ахырында М.М.Ибәтов катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады, аларга сәламәтлек, язгы кәеф һәм уңышлар теләде.
2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Саба суд районы буенча суд участоклары бинасында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашында суд рәисе, җәмәгать судьялары, район суды судьялары һәм аларның хезмәткәрләрен дә җәлеп итеп шартлы янгын очрагында гамәлләр эзлеклелеген тикшерүгә багышланган өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары А.В.Михайлов, “ФЯХ ТР буенча 7 отряды” 129 ФДКУ янгын коткару часте башлыгы И.Г.Закиров катнаштылар.
Өйрәнүләр барышында суд бинасында янгын чыгу очрагы каралды. Барлык хезмәтләрнең дә үз вакытында һәм дөрес гамәлләр кылулары нәтиҗәсендә янгын чыганагын тиз сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү мөмкин булды.
Мондый өйрәнүләр мөмкин булган янгын очракларына әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга һәм бүлекчәләр хезмәткәрләренең оперативлыгын, үзара хезмәттәшлек һәм әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Саба суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Очрашу кысаларында почта чыгымнарын оптимальләштерү, электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын куллану мөмкинлеге һәм кирәклеге, суд актларын җәмәгать судьялары рәсми сайтларында үз вакытында урнаштыру, суд статистикасын алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең этика кодексын саклаулары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләренең үтәлеше буенча фикер алыштылар.
2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан район муниципаль берәмлеге уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен яклаук буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Урындагы затлар белән практик эшчәнлек барышында очраша торган мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.
Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Э.Н. Мәрданова тарафыннан Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керә торган авыллардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары исемлегенә кертер өчен кирәк булган мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү оештырылды.
Мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече А.М. Зарифҗанов тарафыннан республиканың Мөслим муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннарында үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшчәнлек мәсьәләләре өйрәнелде, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды, шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенеңТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларын урнаштыруга һәм тутыруга бердәм таләпләрне раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карарына туры килүен өйрәнделәр.
2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары тарафыннан аларга тапшырылган аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды.
2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире А.В.Лохотской түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Үзәк федераль округ һәм Идел буе федераль округы составына керүче территориаль органнары хезмәткәрләре, адвокатлык берләшмәсе вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашты.