ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе
2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан традицион рәвештә уздырыла торган “Урман утырту көне” акциясенә кушылдылар.
2017 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

1
май, 2017 ел
дүшәмбе
2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, министрлык урнашкан бина тирәләрен җыештырып тәртипкә китерү өчен, традицион шимбә өмәсенә чыктылар.

28
апрель, 2017 ел
җомга

2017 елның 30 апреленнән  эшчәнлекләре туктатылган банклар клиентларына  хокукый ярдәм күрсәтү буенча эш төркеменең эш режимы үзгәрде.

Банклар клиентлары эш төркеме хезмәтләреннән, якшәмбе һәм бәйрәм көннәреннән кала, көн саен иртәнге 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр файдалана алалар.

30 апрель, шулай  ук 1, 7-9 май көннәре – ял көннәре.

 

2017 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә административ комиссияләр һәм вәкаләтле вазыйфаи затларның административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча үзләренә тапшырылган Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләрен оештыру буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмә узды.

27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын билгеләп узар алдыннан, “Россия Федерациясендә түдәүсез юридик ярдәм турында” Федераль закон, “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 27 апрелендә Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

2017 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Чистай муниципаль районына чыкты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия ЭЭМ Казан юридик институтының югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты курсантлары һәм тыңлаучылары  белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International