2017 елның 15 сентябрендә “Корстон” ДСККда узган Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш та узды.
2017 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Индонезия юридик ассоциацияләренең Kazan Legal юридик форумына килгән делегацияләре вәкилләре белән очрашты.
2017 елның 26 августында Казанда триатлон буенча һәвәскәрләр өчен IRONSTAR SPRINT TRIATHLON KAZAN 2017 халыкара ярышы узды. Анда 0,75 км га йөзәргә, 20 км велосипедта чабарга, 5 км җәяү йөгерергә кирәк иде.
2017 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында 6 дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренең аттестация узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.
2017 елның13 сентябрендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшчәнлекне тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районына чыктылар.
2017 елның 13 сентябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсының беренче этабы башланып китте.
12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы Конституция суды җитәкчелегенең Конго Демократик Республикасы Конституция суды вәкилләре белән очрашуы узды. Делегация Конго Демократик Республикасы Конституция суды судьясы, профессор Felix Vunduawe te Pemako һәм суд аппараты җитәкчесе, профессор Bienvenu Wane Bamene җитәкчелегендә килгән иде.
2017 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. “Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты ның “Татарстан Республикасында гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары турында” Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру барышы хакында” 2016 елның 5 апрелендәге 64 номерлы карарын гамәлгә ашыру барышы турында” һәм “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә “Балигъ булмаганнарны иҗтимагый тәрбияләүчеләр турында” төп мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.
2017 елның 11 сентябрендә Татарстанда “Ребенок в мире прав” – “Бала хокук даирәсендә” IV республика видеороликлар конкурсы старт алды.
2017 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Т.И. Минуллина Kazan Legal-2017 халыкара юридик форумын уздыру буенча матбугат конференциясендә катнаштылар.