ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

22 июньдә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

 2017 елның 21 июнендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасының 6 граждан хезмәткәренең квалификация экзаменын бирүе, 6 дәүләт хезмәткәренең аттестацияләү узуы буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 18 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Сургут шәһәрендә “Сабантуй” татар милли бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та сәламләү сүзләрен җиткерде.

2017 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узды.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында  “Валда шинясь” (Кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте IV республика фестивалендә катнашты, район халкына һәм кунакларга нык сәламәтлек, иминлек теләп, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

 2017 елның 15 июнендә   Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү һәм кадрлар резервына кертелү буенча конкурслар үткәрелде.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министрлык аппаратына һәм җәмәгать судялары аппаратларына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.


15
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасындагы төбәкара хезмәттәшлек кысаларында тәҗрибә алмашу максатыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы һәм Тыва Республикасы Хөкүмәтләре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек килешүе нигезендә, юстиция өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу максатыннан Тыва Республикасының Юстиция эшләре министрлыгының норматив актлар проектларына хокукый экспертиза һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару бүлеге башлыгы А.М.Щегонин Татарстан Республикасы юстиция министрлыгына килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International