ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.

2016 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары өчен “Җирле үзидарә органнарының торак өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары” темасына видеоконференция режимында белем бирү семинары узды.

2016 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия Федерациясе Федераль җыенының конституция законнары һәм дәүләт төзелеше буенча Федерация Советы комитеты тарафыннан оештырылган “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен суд участокларын булдыруның законлы критерийларын камилләштерү” темасына оештырылган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен 2016 елның 12 декабреннән 13енә һәм 14 декабрьдән 15енә кадәр  белем күтәрү буенча өстәмә курслар оештырыла.

2016 елның 10 декабрендә “ТӨЗҮЧЕ” спорт  комплексында республика дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада ярышларын уздыру календаре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы баскетбол ярышының төркем этабында катнашты.

“Россия дәүләт гадел хөкем университеты” югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары  тәмамланды.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 9 декабрендә – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә ИТ-парк мәйданында ел саен уздырыла торган коррупциягә каршы дискуссия “түгәрәк өстәле”нең III утырышыузды.

Ел саен 9 декабрьдә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2016 елның 8 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсы җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара 9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International