2016 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара җәйге мәктәп - “Европа интеграциясенең киләчәге: замана чакырулары” Европа яшьләр форумы ачылышында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
2016 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылында республиканың “Валда шинясь” (Җәйге кояш торгынлыгы көне) мордва мәдәнияте фестивалендә катнашты һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2016 елның 24 июнендә Югары Ослан муниципаль районында Татарстан Республикасы Судьялар советының күчмә утырышы булды. Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Р.А.Шәрифуллин уздырган утырышның көн тәртибенә Татарстан Республикасы Югары Ослан район суды эше турындагы мәсьәлә кертелгән иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәт шәһәрендә җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын (Фәхретдин ур., 56а йорт) карады.
2016 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.
2016 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “Россия Федерациясенең Гражданнар кодексының яңа нигезләмәләрен тормышка ашыру практикасы” темасына Мәскәүдә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
2016 елның 23 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының 10 дәүләт граждан хезмәткәренә (аларның 8е - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан, 2се - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратыннан) квалификация бирү имтиханы уздыруга мөнәсәбәттә аттестация комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасының Авиатөзелеш суд районы буенча 1-5 нче суд участоклары биналарында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе
2016 елның 18 июнендә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында җиңел атлетика буенча ярышлар узды.