Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2016 елның 30 сентябреннән 10 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге кешеләргә юридик консультация бирү буенча (843) 223-02-13 кайнар линиясе эшли.
2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча экспертлар катнашындагы белем бирү семинарында катнашты.
2016 елның 21 сентябрендә “Экстремистлыкка – Юк!” айлыгын уздыру чаралары планының 19 пунктын гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә видеоконференция режимында “Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, экстремистлыкны һәм террорчылыкны профилактикалау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре” темасына белем бирү семинары уздырылды.
2016 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:
2016 елның 19 сентябрендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылышында катнаштылар.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре белән берлектә Казан (Идел буе) федераль университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Социаль һәм гуманитар фәннәр институты студентлары белән очрашып, “Заманча җәмгыятьтә юрист профессиясенең әһәмияте” темасына сөйләштеләр.
2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “Татарстанның эшлекле ханымнары” Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Иннополиста оештырылган Татарстанның эшлекле ханымнарының IV форумында катнашты.
2016 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә: