2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Тәтеш муниципаль районында алдынгы комбайнчыларны котлады.
2016 елның 11 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында канашты. Утырышның көн тәртибенә гражданнарга үзара салым салу буенча җирле референдум уздыру мәсьәләсе, шулай ук район һәм шәһәр газеталарын чыгару мәсьәләләре чыгарылган иде.
2016 елның 10 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Мәгълүмати технологияләр һәм кеше хокуклары: Татарстан Республикасы тәҗрибәсе” темасына “түгәрәк өстәл” утырышында катнашты һәм “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларга кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” доклады белән чыгыш ясады.
2016 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарының үзләренә бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Биектау муниципаль районына чыктылар.
2016 елның 4 августында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
2016 елның 3 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә җирле бюджетны формалаштыру һәм үтәү өчен җаваплы булган, шулай ук бюджет күзәтчелеген гамәлгә ашыручы муниципаль хезмәткәрләр өчен “Бюджет законнары. Җирле бюджетларны формалаштыру” темасына видеоконференция режимындагы семинар узды.
2016 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнары вәкилләре белән Татарстан Республикасының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше мәсьәләсе буенча видеоконференцэлемтә режимындагы чираттагы киңәшмәне уздырды.
2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2016 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ведомствоара эш төркеменең Татарстан Республикасының норматив хокукый актларын сканерлаштыруны оештыру һәм башкаруга багышланган утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И.Х.Әюпова катнаштылар.