ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 6 һәм 7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыга М.А.Пашкова, җирле үзидарә органнарына Гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, республиканың Биектау һәм Чистай районнарына чыктылар.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының  аттестация комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт гражданлык хезмәткәре аттестацияләү имтиханына тартылдылар.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:

2016 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм министр урынбасары  М.М.Ибәтов Тәтеш муниципаль районында Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды.  Утырышны Комиссия рәисе урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.


3
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узды.

2016 елның 31 маенда ТР Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Л.Ю., министр урынбасарлары һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 31 маенда  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә  Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә:


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 27 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының Алабуга районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International