2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Теләче муниципаль районында “Татарстан Республикасының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
2016 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.
2004 елның 28 июлендәге “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 45-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
2016 елның 5 мартында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре чаңгы ярышында катнаштылар.
Ел саен безгә көтелгән язлар, ә язлар белән исә чәчәкләр һәм бүләкләргә, шат елмаюлар һәм мактау сүзләренә уралган иң матур язгы бәйрәм килә.
2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина “Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе” республика проектының икенче профильле белем бирү сменасында катнашучылар белән очрашты.
2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Биектау район суды буенча 1 нче суд участогы бинасында Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгать судьясы Зәйниева Әдилә Хәкимовна һәм аның аппараты хезмәткәрләре катнашындагы уртак өйрәнүләре булып узды, анда шартлы рәвештә барлыкка килгән янгында һәм эвакуация эшләрен гамәлгә ашыру вакытында башкарылырга тиешле гамәлләр буенча өйрәнүләр уздырылды.
“Татарстан Республикасында тәртип саклау җәмәгать пунктлары турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде.
2016 елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эш төркеме җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.