Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде.
2016 елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 12 нче эш төркеме җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт һәм федераль максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы узды.
2016 елның 29 нчы февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик озату” программасы буенча белем күтәрү курслары ачылышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
2016 елның 25 нче февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасының адвокатлар һәм нотариаль палатасы белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати-консультация бирү төркеме составында Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы һәм Ямаш авыл җирлекләрендә кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр.
2016 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «Ел юристы» конкурсында катнашучылар белән очрашты.
2016 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында семинар-киңәшмә үткәрде.
Коррупциягә каршы законнарга үзгәрешләр кертелде
2016 елның 25 февралендә, расланган график буенча, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү максатыннан Югары Ослан муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм илебезнең көч-куәтен, Ватанга булган мәхәббәтне һәм тугрылыкны күрсәтә.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга экспертиза мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 30 декабрендәге 447-ФЗ номерлы Федераль закон турында