2015 елның июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина Чаллы шәһәренең 18нче һәм 19нчы җәмәгать судьялары суд участокларының капиталь ремонттан соң ачылу тантаналарында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт гражданнар хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
2015 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы муниципаль контрольгә җаваплы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен “Муниципаль контрольне тормышка ашыру мәсьәләләре” темасына видеоконференц-элемтә режимында укыту семинары уздырды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
2015 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә үткәрелгән татар халкының сабантуй милли бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм тантанасында ул кунакларга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен җиткерде.
24 июньдә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашында быел икенче мәртәбә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы үтте.
2015 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләре - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, суд утырышы секретаре һәм 2нче разрядлы өлкән белгеч – канцелярия мөдире вазыйфаларына конкурс үткәрелде.