2014 елның 11 декабрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, гражданнарга хокукый ярдәм һәм җирле үзидарә органнарына консультатив-методик ярдәм күрсәтү максатларында, Чирмешән муниципаль районына барды.
2014 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты 2 нче разрядлы белгече, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына туры килү-килмәүгә атестация комиссиясе утырышы уздырылыды.
2014 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән бергәләп, «Икътисад, идарә һәм хокук институты» ЮҺБ ЧОУ тарафыннан уздырыла торган VI региональара семинар-киңәшмәдә “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” нотыгы белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.
2014 елның 9 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре белән бергә, инвалид гражданнарга, шулай ук ивалид балалары булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районына бардылар.
2014 елның 6 декабрендә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне алдыннан Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Коррупциягә каршы юнәлешле иҗади конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр, бу конкурсларда мәктәп укучылары, студентлар, журналистлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
2014 елның 5 декабрендә инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештырды
2014 елның 5 декабрендә Татарстан халыклары дуслыгы йортында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Баланы тәрбиягә алган ата-аналарның II Республика форумында катнашты.
2014 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Ш.Х.Гаффаров рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы уздырылды.
2014 елның 5 декабрендә К(И)ФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә, «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарстан Республикасы эчке сәясәтенең актуаль мәсьәләләре: сәяси, милли һәм дини аспектлары» программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшләде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “җитәкчеләр” вазыйфалары әйдәүче төркеменең дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.