ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 12 мартында мәгълүмат-консультация төркеме Түбән Кама муниципаль районының Ширәмәт авыл җирлегендә һәм Кама Аланы штп гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.

2014 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова ике закон проекты тәкъдим итте


7
март, 2014 ел
җомга

Кадерле хатын-кызлар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелемнән яз бәйрәме белән тәбриклим! Бөтен дөньяда Россия хатын-кызларының рухи камиллеге, зирәк акылы һәм гаҗәеп матурлыгы тирән ихтирам һәм ихлас соклану уята.

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры, эш төркеме җитәкчесе Л.Ю. Глухова рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2015 – 2020 елларга коррупциягә каршы дәүләт программасы проектын эшләү буенча эш төркеме утырышы уздырылды, бу төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.02.2014 № 315-р күрсәтмәсе белән төзелгән иде.


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары С.Н.Столяров алып барды.

2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификацион имтиханнар алу буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.


5
март, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


3
март, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 1 мартында Зеленодольскида “Маяк” спорт комплексы территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары уздырылды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, Спартакиадада уңышлы старт алып, чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре 27-28 февральдә Казанда “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында “Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге заман проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге” III халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

2014 елның 1 мартында Зеленодольск муниципаль районында “Бердәм Россия” көне барышында халык, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, авыл эшчәннәре белән очрашулар уздырылды. Чараларда дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бүтән органнары белән бергә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре дә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International