ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы рәсми порталы” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар арасында конкурс уздыру кысаларында 2013 ел йомгаклары буенча “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты” номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты өченче урынны алды.

2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җитәкчелегендә “Иннополис” шәһәр округын төзү һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “юл картасы”н карау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

28 гыйнварда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов рәислегендә быел беренче мәртәбә 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды. Эш төркеме утырышы 2013 елда федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары мәсьәләсе буенча 30 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтагы киңәшмәгә әзерлек кысаларында уздырылды.


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды. Утырышта 5 закон проекты каралды:


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Азнакай һәм Буа муниципаль районнарына хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруларын өйрәнү өчен бардылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга

2014 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (алга таба – закон проекты) буенча фикер алышу киңәшмәсе уздырылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Казан ИТ-паркында «Соло» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтында узган финал йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте» категориясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәүче консультанты Екатерина Питернова өченче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International