ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 20 декабрендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы Түләүсез юридик ярдәм көне уздырылды.


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 20 декабрендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җитәкчелегендәге утырышы уздырылды.

19 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында суд органнарында республика мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре вәкилләре катнашында семинар уздырылды.

2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы кешеләрен район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйльфан улы тәкъдим итте.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 20 декабрендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне уздырыла. Татарстан Республикасында мондый ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсендә, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы закон проекты эше бүлегенең әйдәүче консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 10 декабрендә ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны читтә кабул итүләрнең расланган графигы нигезендә юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов Югары Ослан муниципаль районына барды.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы тарафыннан Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 20 еллыгына багышланган ”Конституция – илнең Төп законы” Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучылары арасында конкурс оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International