Безнең республикада 2013 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган чаралар уздыруга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы кәрәшне җайга салучы Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары турында консультацияләр уздырылачак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының составында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, шулай ук Министрлыкның хезмәткәрләре, “Россия юристлары ассоциясенең” Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчелеге Вафин М.Х. һәм Паймухин В.Б. һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе Гатауллина Ә.Г булган делегациясе Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында катнашты.
3 декабрдә Мәскәүдә 2013 елның “Ел юристы” Югары юридик премияне тапшыру тантанасы уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Федераль законнардан чыга торган аерым нигезләмәләрне норматив хокукый җайга салу дәрәҗәсенә анализ күрсәткәнчә,Татарстан Республикасында Татарстан Президентының һәм Министрлар Кабинетының һәм республиканың башка органнарының актлары дәрәҗәсендә законнар белән җайга салуга өстенлек бирелә. Шуның белән бергә федераль законнарның кайберләрендә әлеге нигезләмәләрне региональ законнар белән дә җайга салу карала. Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында мондый җайга салу тиешле законнар белән гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче консультанты вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
2013 елның 6 декабрендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган “Россия Конституциясе – илнең Төп законы” конкурсы уздыра.
2013 елның 28 ноябрендә “2012 - 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 № 687 карарының коррупциягә каршы экспертиза уздыру өчен җаваплы затларның квалификациясен арттыру турындагы 2.3 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы видеоконференция режимында уку семинары оештырды һәм уздырды.
2013 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте.
2013 елның 25 сентябрендә “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законны гамәлгә ашыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында 2013 елның 20 ноябрендә Россия Федерациясе субъектларында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уздыру турында карар кабул ителде.