2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс уздырылды.
2013 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы мөнәсәбәт белдерү актларының җыелма реестры” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын әзерләүгә, гамәлгә кертүгә һәм аның белән эш итүгә карата техник таләпләр проектын килештерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны план нигезендә тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кадрлар резервына кертүгә мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфасына конкурс игълан итә.
“Современное право” журналы (№9, 2013) “Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актларын электрон чыганакта рәсми бастырып чыгаруның конституцион-хокукый нигезләре” дигән мәкалә бастырып чыгарды. Мәкаләнең авторы Р.М.Шәйдулина, Россия Хокук хөкеме академиясенең Казан филиалы студенткасы, “Татарстан Республикасының кадрлар резервы” конкурсында җиңүче, Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актларын электрон чыганакларда рәсми бастырып чыгаруның конституцион-хокукый нигезләре турындагы мәсьәләләне карый. Мәкаләдә федераль органнарның һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының практикасы гомумиләштерелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының республиканың кайбер суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларына кандидатларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы уздырылды.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында “Түләүсез юридик ярдәм: юридик клиникалар, КБО һәм дәүләт, дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәмдә катнашучылар арасында хезмәттәшлек” темасына халыкара “түгәрәк өстәл” ачылды. Аны оештыручылар – К(И)ФУ, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Юридик клинакаларны үстерү үзәге” АКО, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе.
“Татарстан Республикасында халыкка хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указын һәм 2011 – 2013 елларга гражданнарга хокукуй белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән бергәләп республика авыл җирлекләрендә яшәүче кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә: