ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 29 октябрендә Аксубай муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы уздырылды. Комитет утырышында җирле үзидарә органнары проблемалары буенча, аерым алганда, Татарстан Республикасы законнарының Аксубай муниципаль районында җирле үзидарә органнарында кадрлар белән эшләү буенча гамәлгә ашырылышы каралды.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы узды, комиссия Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде.


28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә Россия Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге базасында 4 нче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды, ул федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып баруга, аларны дәүләт функцияләрен башкару өчен куллануга һәм актуаль хокукый мәгълүматка керү мөмкинлеген тәэмин итүгә багышланды.


25
октябрь, 2013 ел
җомга

2013 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын тәкъдим итте:


24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов ТНВ телеканалына “7 дней” программасында фәнни шәһәрчек белән килеп туган ситуациягә комментарий бирде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендәге белгечләр төркеме, җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районына бардылар.


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов Лаеш муниципаль районы гражданнарын видеоконференция режимында үзе шәхсән кабул итте.

2013 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Р.Ф. Әбүбакиров рәислегендә Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларының, республика башкарма хакимияте органнары вәкилләренең видеоконференция режимында киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмә 2013 елның 9 ае эчендә Татарстан икътисадына федераль чаралар җәлеп итү буенча эш төркемнәре эшчәнлеге йомгакларын карауга багышланды.


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник тәэмин итү турында”гы мәсьәлә буенча фикер алышынды.  Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International