Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология,табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турындагы проект буенча фикер алыштылар һәм аны карауга тәкъдим иттеләр. Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов аңлатуынча, үткән елның июлендә Россия Федерациясе Җир кодексына үзгәрешләр кертелгән иде. Муниципаль район һәм шәһәр округы буенча кадастр хакының уртача дәрәҗәсеннән шактый артыграк кадастр бәясе булган, аеруча кыйймәтле уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләре хәзер Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башка максатларда файдаланылуы рөхсәт ителми торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр исемлегенә кертелергә мөмкин.
2013 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына бардылар.
Белгечләр төркеменә юстиция министры – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелек итте.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 5 октябрьдә уздырылачак «Урман утырту кцне» табигатьне саклау акциясенә актив керештеләр. Министрлыкның унөч хезмәткәре юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Матюшино урманчылыгына юнәлде.
Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, “Олимпиец” Казан спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча матчлар уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы узды.
Ел саен 1991 елның 1 октябрендә БМОның Генераль Ассамблеясе карары буенча Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлдерү.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Шимбә көнне, 28 сентябрьдә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт хакимиятн органнары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында “Бустан” спорт комплексында мини-футбол буенча турнир башланды. Анда катнашуга 32 команда заявка бирде. Турнир регламенты буенча алар сигез төркемгә бүленә, шулардан ике көчле коллектив квалификацион раунд нәтиҗәләре буенча финал өлешендә көрәшне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Президентындагы 2012 елның 15 сентябрендәге киңәшмәнең № 37-пр беркетмәсенең Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләренең җаваплылыгын, профессионализмын арттыру турындагы 6 пунктын үтәү йөзеннән, 2013 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан чираттагы семинар оештырылды һәм уздырылды, аны ачуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов катнашты.
2013 елның сентябре азагында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 2012 -2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыруны план нигезендә тикшерүләр уздырылды.