Безнең сайтта хәбәр ителгәнчә, 20 сентябрьдә безнең республиканың теләсә кайсы гражданы теге яисә бу проблема буенча квалификацияле белгеч-юристларга мөрәҗәгать итә ала. Мондый мөмкинлек Халыкка бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә мөмкин була. Исегезгә төшерәбез, бу чара республикада квартал саен Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе инициативасы буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов җитәкчелегендәге белгечләр төркеме Чүпрәле муниципаль районында булып кайтты.
2013 елның 20 сентябрендә, безнең республикада, тулаем Россия Федерациясендә быел дүртенче мәртәбә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне уздырылды. Исегезгә төшерәбез, мондый чара “Россия юристлары ассоциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.
2013 елның 22 сентябрендә “Казан-Арена” стадионы тирәсендә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен өстен күрүчеләр дә, профессионаллар да җыелган иде, алар йөгерү буенча “Бөтен халык кроссы -2013”тә катнашырга килгәннәр. Исегезгә төшерәбез, әлеге вакыйганың тарихы бай һәм ул Бөтенроссия йөгерү көненә багышлана.