2012 елның 4 июлендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләренә җирлек башлыклары белән очрашу оештырылды.
2012 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс булды.