ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2012 ел
сишәмбе
26 июньдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тикшерү үткәрделәр.

25
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ГИСУ җитәкчесе урынбасары И.Н.Насыйров белән бергә Фрунзе урамы буенча 9 йортта урнашкан Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск районы җәмәгать судьялары суд участокларына барып кайттылар.
2012 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы булды. Әлеге утырышта хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эше кысаларында “Арча һәм Питрәч муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында” мәсьәлә каралды. Утыршта Татарстан Республикасы юстиция министры, Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы М.М.Корманов нотык белән чыгыш ясады.

22
июнь, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов видеоконференция элемтәсе тәртибендә кабат гражданнарны кабул итте. Телекүпер Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы халкы белән тоташтырды. Видео аша кабул итүдә Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.К.Хәкимова, муниципаль район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм башкарма комитетларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
2012 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә конкурсның җиңүчесе дип  Шайдуллин Артур Рәвгать улы танылды.

21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Быелның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешенә тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районына күчмә тикшерү үткәрү өчен барып кайттылар.

20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге һәм Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре федераль регистрны һәм Россия Федерациясе субъектлары муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару мәсьәләләренә багышланган киңәшмә-семинарда катнаштылар.Ул Ульяновск өлкәсе Хөкүмәтендә узды.
Татарстан Республикасында мәҗбүри тоту урыннарында затларга юридик ярдәм күрсәтү буенча социаль проектны тормышка ашыру дәвам итә, аны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә Россия җәзалар үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән тыгыз мөнәсәбәттә торып оештыра. Әлеге проектның төп максаты – хөкем ителгәннәрнең гражданлык җәмгыятендә кешенең җайлашуына ресоциальләштерү.

19
июнь, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 22 июнендә, хәтер һәм олы хәсрәт көнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көндә Россия юристлар ассоциациясе Түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрә. Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге, Татарстан Республикасы Конституция суды, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы территориясендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыра.
2012 елның 15 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең биләп торуы коррупция куркынычы белән бәйле булган вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International