ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
РФ Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Җитештерү һәм куллану калдыклар турында” законга җитди төзәтмәләр проектын әзерләде.

16
октябрь, 2010 ел
шимбә
Тверь өлкәсе законнар чыгару Собраниесе Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе җәмәгать судьялары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертте.

15
октябрь, 2010 ел
җомга
2010 елның 14 алып 27 октябренә кадәр республиканың шәһәрләрендә һәм районнарында яңа чакырылу Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре органнары вәкаләтле оештыру утырышлары уза, анда авыл җирлек башлыкларын, муниципаль районнар башлыклары һәм аларның урынбасарлары.

14
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Больничный листларны яңача түләү схемасын билгели торган закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Больничный лист өчен түләүне 100% күләмендә хезмәт стажы 15 елдан артык булганнар гына алачаклар. Хәзер исә - 8 елдан иде.

13
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
13 октябрь көнне Федераль салым хезмәте һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы арасында Хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Ул түбәндәге әһәмияткә ия булган юнәлешләрдә гамәлгә кертеләчәк:
 
РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан җинаять законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнелде. Документ РФ Президенты Администрациясенә юнәлдерелгән дип хәбәр итте РФ юстиция министры А.Коновалов. Бу документ нигезендә икътисади җинаятьләр өчен зур күләмдәге штрафлар белән җәза бирелергә тиеш.

12
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча чаралар хакында” Указга кул куйды.

11
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия белән тәэмин итү турында” федераль законның 7 статьясына һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексының 146 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын эшләп чыгару буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.
Узган якшәмбедә Татарстан муниципаль берәмлекләре хакимиятенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар үткәрелде. Сайлау комиссияләренә сайлаулар үткәрүдә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә ТР Юстиция министрлыгында эшче төркем оештырылды, аның составына Министрлыкның җитәкчеләре һәи белгечләре кертелде.

8
октябрь, 2010 ел
җомга
РФ Президенты РФ ГК дүртенче өлешенә мөһим үзгәрешләр кертүче 2010 елның 4 октябрендәге 259-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Кодексның әсәрләрне шәхси максатларда ирекле рәвештә (түләүсез һәм хокуклары булганның ризалыгыннан башка) яңгыратуга рөхсәт бирә торган 1273 номерлы статьясы инде бүген “зарурлык булганда” сүзләре белән тулыландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International