ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
РФ Юстиция министрлыгы үзенең сайтында “Россия Федерациясе Җинаять-башкару кодексының 89 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын бастырган. Бу документ кулга алынганнар өчен чит кешеләр белән күрешү өчен озак вакыт бирүне тыя.

23
октябрь, 2010 ел
шимбә
Федерация Советы әгъзасы Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексына һәм “Башкару эшләре турында” Федераль законның 13 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын кертте.

22
октябрь, 2010 ел
җомга
Гамәлдәге законнарны даими рәвештә камилләштерү шартларында һәм “Россия гаделхөкем академиясе” ГОУ ВПО Казан филиалының директоры тарафыннан расланган планнар нигезендә Россия Федерациясенең бөтен территориясендәге бердәм суд практикасын тәэмин итү максатында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган ТР җәмәгать судьялары хезмәткәрләренең, аларның аппаратының квалификацияләрен күтәрү буенча ике атналык курслар уздырылды.
Дәүләт Думасы узган көнне “Вакытлы эшкә сәләтсез калу һәм ана булу белән бәйле очракларны мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү һәм “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе социаль страховкалау фондына, мәҗбүри медицина иминиятләштерү федераль фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондларына страховкалау взнослары турында” Федераль законның 9 статьясының 3 өлешендәге 2 пунктны үз көчен югалткан дип тану хакында” закон проектын карады.

21
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе бара, анда барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре һәм ведомстволары, предприятиеләре, уку йортлары вәкилләре катнашалар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы республика территориясендә урнашкан урманнарның санитар-экологик хәлен яхшыртуга үзенең өлешен кертте. Министрлыкка Столбище кишәрлек урманчылыгының 24 нче кварталы территориясе бүлеп бирелгән иде.

20
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
РФ Президенты каршындагы Совет граждан законнарын кодификацияләү буенча утырышында нотариатның үсеш стратегиясе хакында фикер алышынды. Утырышта РФ Юстиция министрлыгы, РФ Югары суд, РФ Югары арбитраж суд вәкилләре катнашты.
2010 елның 18 октябрендә Экспертлар советы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы түбәндәге закон пароектлары тикшерелде: Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы эшләгән “Татарстан Республикссы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР закон проекты

19
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 15-16 октябрендә Екатеринбург шәһәрендә Россия юристлары Ассоциациясенең “Хакимият һәм җәмәгать. Коррупциягә каршы көрәш” темасына Бөтенроссия конференциясе узды.
Конференциядә Россия Федерациясенең күп кенә субъектларыннан 150 артык вәкиле катнашты, шул исәптән Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегеннән аппарат җитәкчесе Паймухин В.Б., ТР Юстиция министрлыгы мәгълүмат-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Чашин А.М.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенача Комитетының, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Татарстан Республикасында 2008-2012 елларда авыл хуҗалыгын үстерү” республика максатчан программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Комиссиянең уртак сәфәр утырышы узды.

18
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Мәзгут улы Корманов юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен язылган диссертациясен уңышлы яклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International