ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе

3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренә класс чиннары бирү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

2
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның сентябрендә Псков кремлендә РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Җәмәгать советы утырышы узды, утырышта Россия Федерациясе юстиция министры А.В. Коновалов катнашында халыкны хокукый мәгрифәтле итү һәм хокукый нигилизмга каршы көрәш турында актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
2010 елның 3 ноябрендә Казанда ЕврАЗЭС әгъзалары булган дәүләтләрнең юстиция министрлары Советының 16 нчы утырышы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге вәкилләре булган дәүләтләрнең юстиция министрлары Советының 5 нче утырышы узачак.

1
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
“Салымнар, җыемнар, пеня һәм штрафлар түләү буенча бурычларны һәм башка салым өлкәсендәге администрацияләү мәсьәләләрен җайга салу нигезендә РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм РФ кайбер законнар чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү, шулай ук Россия Федерациясе законнар чыгаручы актларны үз көчләрен югалткан дип тану турында” 2010 елның 27 июлендәге 229-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә РФ Салым кодексының “Транспорт салымы” 28 нче бүлегенә һәм “Җир салымы” 31 нче бүлегенә үзгәрешләр кертелде

28
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Каршы хәрәкәт полосасына чыгу, әгәр бу вакыйга видеокамера белән төшереп алынган булса, кагыйдәне бозучыга 5 мең күләмендәге штраф белән яный. Бу 21 ноябрьдән үз көченә керә торган административ хокук бозулар турында Кодекска кертелгән төзәтмәләр тарафыннан каралган.

27
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы аттестациясе комиссиясенең ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең дәүләт граждан вазыйфаларын биләүгә муафыйклыкка имтихан алу буенча чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина алып барды.

26
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр М.М.Корманов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
 
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының норматив хокук актларын гамәлдәге 2010 елның 21 сентябрендәге закон белән тәңгәлләштерү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 17.08.2010 елдагы 496 номерлы боерыгын теркәде.

25
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2011 елның 1 гыйнварыннан “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләренең хокукый хәлләрен камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 8 маендагы 83-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International