ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Команов рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды.

15
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе
Россиядә дәүләт үрнәгендәге документлар, гыйльми дәрәҗәләр һәм исемнәр турында федераль реестр булдырылачак. Президент имзалаган “Мәгариф өлкәсендә контроль-күзәтү функцияләрен үстерү һәм дәүләт хезмәт күрсәтүләрен оптимизацияләү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2010 елның 8 ноябрендәге 293-ФЗ Федераль законда тиешле нигезләмәләр бар.

13
ноябрь, 2010 ел
шимбә
Дәүләт Думасы тараффннан көзге сессиядә икенче укылышта БДИ үткәрүне катгыйлаштыра торган төзәтмәләр кертеләчәк, аларга кесә телефонннарын файдалануга гына түгел, имтиханга алып керүгә кагылышлы тыюлар кертелә. Әлеге тыю имтихан тапшыручыларга гына түгел, оештыручыларга да кагыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәилегендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең үрнәк (модель) уставларын әзерләү буенча эшче төркем утырышы узды, анда эшче төркем әгъзалары муниципаль районның, шәһәр һәм авыл җирлекләренең үрнәк (модель) уставларының 26.10.2010 елда эшче төркем әгъзалары тарафыннан яңгыратылган искәрмәләрне, тәкъдимнәрне исәпкә алган ахыргы редакциясен раслау мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

12
ноябрь, 2010 ел
җомга
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлегендә Совет утырышы узды, анда муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Иң элек Татарстан Республикасы “Кама Тамагы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә дәгъвалаучыларны карау өчен конкурс комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков боерыгы кысаларында 2010 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә “Кош фабрикасын реконструкцияләү” проектын гамәлгә кертү өчен кирәк булган җир кишәрлекләрен Тукай муниципаль районы авыл җирлегенең Новотроицк авыл җирлеге составына керүче “Яр Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләренә кертү мәсьәләсе буенча утырыш узды.

11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәре вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды. - Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаментының җирле үзидарә органнары эшсәнлегенә хокуки ярдәм күрсәтү бүлеге – ТР Әгерҗе муниципаль районы буенча әйдәүче белгеч-эксперты. Конкурста 2 вазыйфа дәгъвалаучы катнашты.

10
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе
РФ Җәмәгать палатасы һәм адвокатлар Федераль палатасы “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Федераль законга төзәтмәләр әзерләде. Эшне карау вакытында хокук бозулар җибәргән өчен судьялар мөнәсәбәтендә дисциплинар җәза куллану өчен нигезләр исемлеге әзерләнгән. Монда матди һәм процессуаль хокук нормаларын бозу очраклары, хезмәт вазыйфаларын үтәмәү һәм үз-үзләрен тиешенчә тотмау очраклары кертелгән.
2010 елның 20 ноябреннән Россия автомобиль йөртүчеләре өчен тәүлекнең якты вакытында кабынган якын ут фаралары яисә көндезге йөрү утлары белән йөрү мәҗбүри булачак. Әлеге төзәтмәләр 20 ноябрьдән үз көченә керә торган Юл йөрү кагыйдәләрендә каралагн.

9
ноябрь, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 22 октябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм 2010 елның 27 октябрендә Федерация Советы хуплаган “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлаулар турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны Президент кире какты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International