ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2010 ел
җомга
Икътисади үсеш министрлыгы үзенең сайтында «Күчемсез милекне һәм аның белән башкарган эшләрне дәүләт тарафыннан теркәү турында» Федераль законга һәм «Күчемсез милекнең дәүләт кадастры турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын әзерләп урнаштырды. 

7
октябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Европа Берлеге һәм Россиянең (Россия Федерациясе Президенты Администрациясе) үзара хезмәттәшлек Программасы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында 2010 елның 5-6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Россия Федерациясендә гаделхөкемгә үтемлелекне үстерү” һәм “Россия Федерациясендә суд карарларын үтәү сыйфатлылыгын күтәрү” дип аталган бәхәсләрне альтернатив чаралар ярдәмендә хәл итүгә (медиациягә), шулай ук Россия Федерациясенең суд системасы функцияләренең һәм суд карарларын үтәүнең сыйфатлылыгын күтәрү мәсьәләләргә багышланган ике консультацион семинар уздырылды.
2010 елның 5 октябрендә Татарстан республикасы Дәүләт Советында семинар булып узды, анда “Бәхәсләрне арадашчы катнашуында җайга салу альтернатив процедурасы (медиация процедурасы) турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә медиация үсеше перспективалары турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

6
октябрь, 2010 ел
чәршәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары “Реклама турында” Федераль законның 7, 24, 38 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын беренче укылышта хупладылар. Бу документ алга таба да хупланылса, оккультизм-мистика хезмәтләрен күрсәтүгә, бу хезмәтләрне күрсәтүчеләргә реклама ясау тыелачак.
“Полиция турында” закон проекты белән охшаш рәвештә 1992 елдан бирле гамәлдә булган законны алыштырырга тиешле “Мәгариф турында” закон проектын да җәмәгатьчелек тикшерәчәк. Дәүләт башлыгы Д. Медведев РФ Мәгариф һәм фән минстрлыгына тиешле йөкләмә биргән. Махсус сайт булдырылачак.

5
октябрь, 2010 ел
сишәмбе
Бүген Дәүләт Думасы “Мәҗбүри мәгълүматлылык турында” закон проектын беренче укылышта ук кабул итәргә планлаштыра. Закон проекты тарафыннан җирле үзидарә органнарын гражданнарның басылып чыккан норматив актлар текстларына, шулай ук норматив актларны рәсми рәвештә бастыручы вакытлы матбугатта булган бүтән кирәкле мәгълүматка үтемлелеген тәэмин итүне йөкләргә тәкъдим ителә.

4
октябрь, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 1 октябрендә Санкт-Петербургта “Россия законнарын кодификацияләү” темасына М. М. Сперанский исемендәге халыкара хокукый укулар уздырылды. Бу укулар Россия империясенең тулы законнар җыелмасы басылуына 180 ел һәм Россия империясенең законнар җыентыгына 175 ел тулуга багышланды. М. М. Сперанский исемендәге Укулар РФ Юстиция министрлыгы белән берлектә Россия юристлары Ассоциациясе һәм РФ Конституцион суды тарафыннан үткәрелә.

1
октябрь, 2010 ел
җомга
1 октябрь көне – Халыкара Өлкәннәр көне. Татарстанда миллионнан артык пенсионер яши, аларның күбесе бүгенге көндә актив җәмәгать тормышында кайныйлар һәм үсеп килүче яшь буенга үзләренең тәҗрибәләрен кызганмыйлар.
Федерация Советы “Сайлаулар һәм референдумнар үткәргән вакытта учёттан төшү таныклыкларын куллану тәртибен ачыклауга бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законны хуплады.

30
сентябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе
Узган көнне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге һәм Марий-Эл региональ бүлеге төркемнәре арасында Рубин-Барселонаның УЕФА чемпионнар Лигасындагы уенына багышланган иптәшләр футбол уены булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International