ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2010 ел
шимбә
Банкларны үзләренең кредит продуктларын тәкъдим итү рекламаларында барлык шартларны язарга мәҗбүр итү көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Әлеге хәл моннан берничә ел элек булган булса да, банклар әлеге хәлдән коры чыгу юлын тапкан. Алар күпчелек очракта кредитның барлык шартлары турында чын дөресен реклама кырыенда вак шрифт ярдәмендә яздылар.

3
сентябрь, 2010 ел
җомга
Бүген видеоконференция режимында муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары һәм шәһәр округлары вәкилләре белән киңәшмә үтте. Аның барышында “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.09.2008 елдагы 693 номерлы карары белән расланган, 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру турындагы Республика программасына үзгәрешләр кертү хакында” 18.08.2010 елдагы 666 номерлы
Татарстан Республикасы Законнары җыентыгының беренче ике томы кәгазь һәм электрон төрләрдә дөнья күрде.

16
август, 2010 ел
дүшәмбе
2010 елның 2 августында “Татарстан Республикасында инновация эшчәнлеге турында” 63-ТРЗ номерлы Законга кул куелды. Әлеге Законда Татарстан Республикасы инновация сәясәтенең максатлары, бурычлары һәм принциплары билгеләнгән.

14
август, 2010 ел
шимбә
2010 елның 30 июлендә “Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәтен куллану турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы үз көченә керде.

13
август, 2010 ел
җомга
Узган көнне Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаруны контрольдә тоту һәм координацияләү, аны оештыра торган башкаручыларның хезмәттәшлеге буенча ведомствоара эшче төркем әгъзалары Шевчук В.Н., Батаршин А.Р., Чашин А.М. күрсәтелгән республика программасының, шулай ук Тәтеш муниципаль районында эшләп килүче аналогик муниципаль программаның үтәлүен тикшерделәр.
2010 елның 13 августында ТР Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашуы турында” Татарстан Республикасы законының проекты мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

12
август, 2010 ел
пәнҗешәмбе
2010 елның 27 июлендә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру турында” 210-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды. Бу документ тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең принциплары һәм процедурасы, түләү шартлары һәм тәртибе, гариза бирүчеләр хокуклары һәм хакимият органнарының вазыйфалары билгеләнә.

11
август, 2010 ел
чәршәмбе
Илебезнең регионнарында янгын куркынычы шартлары саклану сәбәпле РФ Хакимияте 03.08.2010 елдагы 595 номерлы Карары нигезендә урманнарда дәүләт янгын куркынычсызлыгын саклауны башкару турында Нигезләмә расланды. Бу Нигезләмә тарафыннан урманнарда дәүләт янгын куркынычсызлыгын саклау тәртибен билгели.

10
август, 2010 ел
сишәмбе
2010 елның 30 июлендә 61-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, җирле үзидарә органнарының муниципаль хокук актларын үтәмәү кебек административ хокук бозулар һәм муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу турындагы эшләрне карау. Элегрәк күрсәтелгән хокук бозулар җәмәгать судьялары тарафыннан карала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International