Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика җәмәгать судьялары аппаратлары эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган семинар-киңәшмә узды. Укыту чарасы барышында җәмәгать судьяларының Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе белән электрон багланышлары мәсьәләләре каралды.
Казанда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киң вәкиллекле утырышы узды, анда юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентлары белән Россия студенты көненә багышланган очрашу уздырды. Чара барышында ул укучыларны котлады һәм студентларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен дә кертеп, республика Юстиция министрлыгы белән югары уку йортының тыгыз хезмәттәшлеген билгеләп үтте.
Казан (Идел буе) федераль университетында юридик факультетның гыйльми советы утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов катнашты.
Россия студентлары көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең вәкиллекле утырышында министр Рөстәм Заһидуллин “телефон кырыгалдарлыгы” проблемасына игътибар итте һәм гражданнарны уяу булырга өндәде.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгының вәкиллекле утырышында хәбәр иткәнчә, Татарстанда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча республика экспертлар конкурсы шартларын үзгәртергә планлаштыралар. Әлеге үзгәрешләр бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыруга һәм конкурста катнашуга кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары белән актив һәм тыгыз хезмәттәшлек итә, аларга тиешле хокукый ярдәм күрсәтә. Бу хезмәттәшлек шул исәптән нормалар иҗат итү, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм башкалар кебек төрле мәсьәләләрне колачлый.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга бурычларга багышланган вәкиллекле утырышында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.