2025 елда Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә “Хокукый ярдәм” федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзү планлаштырыла. Бу түләүсез юридик ярдәм институтына цифрлы чишелешләр кертүнең яңа этабы булачак. Бу хакта Министрлыкның вәкиллекле утырышы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең вәкиллекле утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, республика башкарма хакимият органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләүгә һәм камилләштерүгә игътибарны юнәлтеп, Министрлыкның төп өстенлекләрен билгеләде. Хөкүмәтнең закон проекты эше планын үтәүне тәэмин итү шулай ук төп бурычлар исәбендә кала.
Дуслар, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә бәйле рәвештә сездән тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварыннан республиканың урман хуҗалыгына бәйле юнәлешләр буенча белем алучы студентларга айлык түләүләр кертүне күздә тоткан карар чыгарылды. Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документ нигезендә, стипендияләр күләме 2056,7 сум тәшкил итәчәк.
Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев җентекләп җавап бирделәр.
Муниципаль берәмлекләр халкы җирле үзидарәнең мөһим субъекты булып тора. Гражданнар үз муниципалитетлары белән идарә итүдә төп роль уйныйлар, һәм бу тенденция елдан-ел көчәя бара. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов хәбәр итте.
Татарстан дәүләт юридик бюросы республиканың ерак районнарында яшәүчеләр өчен түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру эшен дәвам итә. 2024 елда юридик мобиль төрле торак пунктлар буенча 5000 километрдан артык юл үткән. Мобиль офис ярдәмендә 200дән артык кеше түләүсез юридик ярдәм алган.
Республикада яшәүче, Бердәм дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән кешеләр суд хәбәрләрен һәм аңа кушып бирелә торган документларны, суд актларының электрон күчермәләрен электрон рәвештә алырга мөмкиннәр.
Бозлавык - җәяүлеләр өчен генә түгел, машина йөртүчеләр өчен дә куркыныч тудыра торган табигый күренеш. Җәрәхәтләр алу һәм аварияләр куркынычын киметү өчен берничә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим:
Татарстанның дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция зонасында һәлак булган катнашучының хатыны мөрәҗәгать итте.