Казанның 6 нчы троллейбус маршруты хәрәкәт схемасын үзгәртте, аңа “Юстиция кварталы” яңа тукталыш пункты өстәлде. Ул Һади Такташ урамында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы янында урнашкан.
Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкы Юстиция министрлыгына җәмәгать судьясының кайсы суд участогына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ничек билгеләргә дигән сорау белән ешрак мөрәҗәгать итә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкын “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында” 2008 елның 22 декабрендәге 262-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә суд актлары тиешле судның рәсми сайтында бастырып чыгарылырга тиешлеген белеп торырга чакыра. Татарстан Республикасында бу Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталы.
Ел дәвамында Татарстан дәүләт юридик бюросы белгечләре, халыкның ташламалы категорияләре өчен хокукый консультацияләр уздыру өчен, республиканың төрле районнарына даими чыгып торалар. Мондый сәяхәтләр “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы гражданнарга җәмәгать судьяларының 190 суд участогына язылу мөмкинлеге турында искә төшерә. Татарстанлылар кайбер хезмәтләрне гадиләштерелгән тәртиптә алу өчен уңайлы электрон чираттан файдалана алалар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлый!
Юка боз бик тә ышанычсыз булырга мөмкин, һәм аның артында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җитди куркынычлар яшеренгән.
Татарстан Республикасы Юстиия министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең узып баручы елдагы соңгы утырышы узды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Парламент холлында республика җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар җыеннарын үткәрүнең хокукый аспектлары турында фикер алыштылар. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән видео аша аралашуны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.