Республикада 9-11 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район хокук олимпиадалары старт ала. 2008 ел башында Мәктәп укучылары өчен республика хокук олимпиадасын үткәрү күз алдында тотыла.
Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Профсозлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы һәм 2008 елга якларның йөкләмәләре турында республика килешүенә кул куелды.