ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2007 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләп торуга конкурс комиссиясе утырышы булды:
Кичә Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Лаеш муниципаль районы һәм Казан шәһәре шәһәр округы территорияләре чикләрен киләчәктә үзгәртү белән бәйле барлыкка килүче гамәли мәсьәләләр буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан Республикасында законнарны федеральләргә туры китерү һәм республика законнары эшләвенең нәтиҗәлелеген ачыклау эше дәвам итә. Бу юнәлештә эшләү өчен ТР Дәүләт Советы карары белән эшче төркемнәр төзелгән һәм аларның составы расланган.

15
октябрь, 2007 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (ТР ҮСК) утырышында катнашты.

13
октябрь, 2007 ел
шимбә
2007 елның 8-10 октябрендә Петрозаводскта Россия федерализмы проблемалары (төбәк карашы) буенча Халыкара фәнни-гамәли конференция булды, аны РФ Федераль мәгариф агентлыгы һәм Петрозаводск дәүләт университетының юридик факультеты оештырган иде, анда ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.

12
октябрь, 2007 ел
җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы булды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнашты.
Кичә ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуның нәтиҗәлелеген ачыклау буенча Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы комитетының эшче төркемнәре утырышы булды, аның эшендә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков катнаштылар.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе тыңлаучылары - Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары советлары аппаратлары җитәкчеләре өчен семинар булды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков җирле үзидарә турында федераль законнарны үстерү перспективалары мәсьәләсе буенча доклад белән чыгыш ясады.

11
октябрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз өченче утырышына карап тикшерүгә кертеләчәк закон проектлары карап тикшерелде.
Кичә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Түбән Кама муниципаль берәмлеге һәм “Чаллы шәһәре” шәһәр округы башкарма комитеты җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International